+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 ноябрь 2023, 08:56

1 сентябрьгә 15 мең сум бирәчәкләрме?

Дәүләт думасында шундый закон кабул итмәкчеләр.

1 сентябрьгә 15 мең сум бирәчәкләрме?1 сентябрьгә 15 мең сум бирәчәкләрме?
1 сентябрьгә 15 мең сум бирәчәкләрме?
Дәүләт думасына «Уку елы башлануга бәйле рәвештә ел саен акчалата түләү турында» закон проекты кертелде. Мондый тәкъдим Ленинград өлкәсе законнар чыгару җыелышыннан килгән.

Документ «Закон чыгару» электрон базасында урнаштырылган.

Аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, түләү күләме 15 000 сум, һәм бу параметр узган ел өчен куллану бәяләре үсеше индексына нигезләнеп, агымдагы елның 1 февраленнән башлап елына бер тапкыр индексланырга тиеш.

Түләү Русия гражданлыгы булган һәм башлангыч гомуми, төп гомуми яки урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр балага каралган.

Шулай ук закон проектында түләү алу өчен ата-аналарның берсе (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) турыдан-туры яки Русия социаль фондының территориаль органына гариза бирергә тиеш дип әйтелә.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас