+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 декабрь 2023, 04:36

“Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим!”

Благовар районының социаль приюты җитәкчесе Ирина Семенова белән әңгәмә.

© автор фотосы© автор фотосы
Фото:© автор фотосы

Ноябрь башында “Кызыл таң” гәзитенең яшь журналистлары Денис Таваев һәм Ример Насретдинов Благовар районының социаль приютында булды. Алар, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән балалар өчен кирәк-яраклар, уенчыклар һәм тәм-томнар сатып алып, кечкенә мәдәни бәйрәм оештырды. Һәр балага, ел фасылына һәм яшьләренә ярашлы, җылы оеклар һәм бияләйләр бүләк ителде. Ике волонтер кыз һәр баланың (ун малай һәм бер кыз) чәчләрен кисте. Сабыйлар заманча прическалар эшләтте: кемдер яшен угы, кемдер пәрәвез сурәтләре төшертте. Берәүләр чәч алдырганда башкалар уйнады-көлеште, караокеда җырлады һәм биеде. Соңрак кызыклы һәм мавыктыргыч конкурс-уеннар булды. Кайтыр алдыннан волонтерлар тарафыннан пешерелгән пироглар белән чәй дә эчелде. Бу үзебез оештырган һәм үткәргән шундый беренче олы чара булды. Авырлыклар булса да, без аны гөрләтеп уздырдык (видеосы да бар).

Социаль приют эшчәнлеге, андагы балалар тормышы һәм көнкүреше белән тулырак танышу максатыннан без приют мөдире вазыйфасын башкаручы Ирина Семенова белән әңгәмәләштек.

Ирина Сергеевна, социаль приют балалар йортыннан нәрсәсе белән аерыла?

Социаль приют – вакытлыча яшәү урыны. Гадәттә, биредә балалар 3-6 ай яши. Нәкъ менә шуның кадәр стандарт тернәкләндерү программасы дәвам итә. Без балаларга һәм аларның әти-әниләренә яисә туганнарына психологик, педагогик, социаль, медицина һәм юридик ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук бала белән ата-ана арасындагы туганлык бәйләнеше югалмасын өчен тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән элемтәдә торырга тырышабыз.

Балалар йортында ятим яисә караучысыз калган балалар тәрбияләнә. Даими рәвештә бу – алар балигъ бул­ганчы, яки аларны уллыкка яисә опекага алганчы яши торган урын.

Ни өчен тормышыгызны балалар белән эшләүгә багышларга карар иттегез?

БДУның психология факультетын тәмамладым. 2006-07 елларда Уфада балалар бакчасында эшләдем. Аннары туган авылга күченеп кайттык. Шулай итеп, 2007 елда Благовар районының социаль приютына тәрбияче булып урнаштым, бу вазыйфада ике ел эшләдем. Аннары педагог-психолог вазыйфасына күчерелдем. 2009 елдан бүгенгә кадәр педагог-психолог булып эшлим, үткән елдан биредә бүлек мөдире вазыйфасын үтим.

Мәктәптә укыганда һәрвакыт тәр­бияче, яки кече укытучы булырга телә­вем турында әйтә идем. Әмма, кызганычка каршы, мин үз хыялымны тормышка ашыра алмадым. Ләкин мин моңа бер дә үкенмим. Нәтиҗәдә, минем һөнәрем барыбер балалар белән бәйле.

Беренче сменагыз, приюттагы беренче көнегез исегездәме?

Эшемдә беренче көнемне яхшы хәтерлим, аны онытырлык түгел. Беренче көн бик күп тәҗрибә бирә. Ул вакытта төркемдә 16 бала иде. Мине иң борчыганы барлык балаларның исемнәрен истә калдыру булды. Курку да бераз булды, чөнки бу балалар ту-лы һәм имин гаиләләрдә тәрбия­лә­нү-че балалардан шактый аерыла.

Биредә эшләгәндә күп нәрсә үзгәрдеме?

16 ел эшләү дәверендә безнең учреждение берничә тапкыр исемен үзгәртте, әмма эш функцияләре һәм максат үзгәрмәде. Профилактик чараларга, патриотик тәрбиягә күбрәк игътибар бирелә башлады.

Учреждение мөдиренең вазыйфа бурычлары нәрсәләрне үз эченә ала?

Педагог-психолог буларак, минем бурычларыма авыр тормыш хәлендә калган балаларга психологик ярдәм күрсәтү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү, психологик җәрәхәт белән эшләү керә.

Ә бүлек мөдире вазыйфасын башкаручы буларак, бүлек эше белән гомум җитәкчелек итәм, хезмәткәрләрне эшкә алуда, тиешле хезмәт шартларын һәм хезмәткәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тотуны тәэмин итәм. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатының стандартларын үтәүне, шулай ук учреждение хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәт алучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, сәламәтлеген һәм хәвефсезлеген саклауны координациялим һәм контрольдә тотам. Тәрбия-ләнүчеләргә территориаль органнар һәм сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, хәйрия һәм дини берләшмә­ләр белән хезмәт күрсәтү мәсьәләлә­рендә үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашырам. Приютта тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен иҗтимагый бер­ләшмәләр һәм битараф булмаган кешеләрне җәлеп итүне оештырам.

Штатта Сезнең белән кемнәр эшли?

Коллективның төп составы – хатын-кызлар. Алар арасында тәрбия­челәр, кече тәрбиячеләр, социаль педагоглар, педагог-психологлар. Бире­дә, шулай ук, аш-су остасы, сакчы, гаилә белән эшләү буенча шәфкать туташы, хуҗалык мөдире эшли. Шулай ук ир-егетләр бар, алар — казанлык операторы, территорияне җыешты­ручы һәм электрик.

Сезнең педагогик принцибыгыз нинди?

Принциплар: гуманизм һәм балаларны ярату

Биредә ничә яшьлек балалар яши? Аларның үзенчәлекләре бармы?

Учреждениедә 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар яши. Нигездә, бу – психологик травма алган балалар тулы булмаган яисә алкогольгә бәйле гаилә­ләрдән, шулай ук балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылу, якын кешесен югалту нәтиҗәсендә китерел­гән балалар. Бездә сәламәтлек мөм­кин­лекләре чикле балалар юк.

Балаларның холкына приют ничек йогынты ясый? Алар нык үзгәрәме?

Чынлап та, минем күзәтүләрем балаларның монда үзгәрүләрен күр­сәтте. Кайгырту һәм мәхәббәт күрсәт­сәң, алар игелеклерәк, тынычрак, ачыграк була бара. Кемдер үзенең иҗади сәләтләрен дә ача.
Безнең учреждениенең элекке тәрбияләнүчеләре арасында имин гаилә булдырган, яхшы вазыйфалар биләгән мисаллар күп. Алар еш кына безгә кунакка килә һәм рәхмәт сүзләрен белдерә.

Приютка волонтерлар һәм битараф булмаганнар еш киләме?

Әйе, приютка волонтерлар һәм балаларыбызның язмышына битараф булмаган кешеләр еш килә. Гадәттә алар балалар белән аралаша, хәйрия ярдәме күрсәтә.

Балаларның режимы нинди? Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Балалар биредә тәүлек әйләнә­сенә. Иртәнге җидедә уянабыз, зарядка эшлибез. Көнебез иртәнге аш һәм яхшы кәеф белән башлана. Мәк­тәпкәчә яшьтәгеләр балалар бакчасына йөри, мәктәп укучылары мәктәптә белем ала. Алты тапкыр тукланабыз: ике иртәнге аш, ике тапкыр төшке аш, ике – кичке аш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучылары көндезге йокыда булганда яшүсмерләр психолог һәм социаль педагог чараларына йөри. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – тугызда, кечкенәләр – унынчы яртыда, үсмерләр унберенче яртыда йокларга ята.

Буш вакытта туганнары белән социаль челтәрләр аша аралашалар, уеннар уйныйлар, рәсем төшерәләр. Кемдер өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, кемдер мәктәп һәм учреждение чараларында катнаша. Каникуллар вакытында балалар өчен квестлар, викторина, эстафета, конкурслар оештырабыз.

© автор фотосы© автор фотосы
Фото:© автор фотосы

“Кызыл таң” гәзитенең яшь журналистлары алга таба да хәйрия акцияләре оештырачак. Вакыты һәм урыны турында мәгълүмат безнең төркемдә булачак. Кушылыгыз!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас