+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 декабрь 2023, 18:04

Инвалидларга — уңайлы мохит

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте каршындагы инвалидлар эшләре буенча координация советы утырышын уздырды. Көн тәртибендә - каршылыксыз мохит, кирәкле инфраструктура булдыру, аз мобильле халыкны социаль реабилитацияләү системасын үстерү.

Инвалидларга — уңайлы мохитИнвалидларга — уңайлы мохит
Инвалидларга — уңайлы мохит

Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү эше төбәк Хөкүмәтенең аерым контролендә булуын билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе кунакханә, 192 урынга исәпләнгән коррекция мәктәбе, инвалид балаларга дистанцион белем бирү, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге белән «Салют» республика реабилитация һәм белем бирү үзәге төзелеше турында сөйләде. Учреждениене 2024 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, 2024 ел башыннан эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сертификатлар гамәлгә кертеләчәк. Республика җитәкчесе реабилитация җиһазлары җитештерүче предприятиеләргә ярдәм программасы турында да сөйләде. Аларның чыгымнарын субсидияләүгә 20 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Очрашуның ахырында Радий Хәбиров 2024 елның языннан инвалидлар өчен социаль туризм программаларын киңәйтергә йөкләде. Аерым алганда, автобусларны кирәкле җайланмалар белән җиһазлау һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен туристик маршрутлар эшләү.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас