Рәсми рәвештә эшләүче һәм салым түләүче граждан торак сатып алса, түләүле медицина хезмәтеннән, белем бирү өлкәсендә түләүле хезмәтләрдән файдаланса, 13 процент салымны кире кайтарып алырга хокуклы.
Милек дигәндә без фатир яисә бүлмә сатып алу, йорт салу яисә әзер йортны сатып алуны күздә тотабыз. Шулай ук, йорт төзер өчен җир алган очракта да салым кайтарырга була. Бу сумма 260 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Моннан тыш, милек сатып алу яисә йорт салу өчен ипотека рәсмиләштергән очракта, кеше түләнелгән процентлардан 390 мең сумга кадәр акчаны кайтарырга хокуклы.
Моның өчен "Дәүләт хезмәтләре", яки "Налог ФЛ" кушымталары аша махсус гариза гына бирергә кирәк.
Бу түләүләрне алыр өчен гаризаны гыйнварда ук бирергә мөмкин.
Динар Кәлимуллин фотосы.