-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 декабрь 2023, 16:49

Пенсионерларга кагылышлы яңа закон гамәлгә керә

Аның ярдәме белән пенсионерларның күп акчасы үзләрендә калачак.

Пенсионерларга кагылышлы яңа закон гамәлгә керә
Пенсионерларга кагылышлы яңа закон гамәлгә керә
Русиядә пенсионерларның яшәү шартларына уңай үзгәрешләр керткән закон кабул ителде. Дәүләт думасы банкларга, кредит оешмаларына һәм түләү агентларына пенсионерлардан, инвалидлардан, аз керемлеләрдән, сугыш хәрәкәтләре ветераннарыннан һәм башка социаль якланмаган кешеләрдән торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр керткәндә комиссия түләүләрен алуны тыю турында карар кабул итте. Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең Телеграм-каналында бу күңелле яңалык турында хәбәр итте.

Яңа закон конкрет проблемаларны хәл итүгә юнәлтеләчәк. Социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен комиссия түләүдән азат ителә. Бу ташламалы хәлгә кагылышлы гражданнар категорияләре исемлеге Русия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Өченче һәм соңгы укылышта кабул ителгән закон халыкның финанс йөкләнешен киметүгә һәм кешеләрне социаль яклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән. Элегрәк Русия Президенты Владимир Владимирович Путин тиешле йөкләмә биргән иде.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: