+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 декабрь 2023, 16:08

Яңа елда 17 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?

Балалы гаиләләргә бу шәп ярдәм булачак.

Яңа елда 17 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?
Яңа елда 17 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?
Әлегә балаларны карау буенча айлык пособие, әгәр ата-ана декретта эшләмәсә, яки ярты көнлек яисә өйдә эшләсә генә, ел ярымга кадәр түләнә. Әгәр дә әти яки әни тулы көнгә эшкә чыкса, алар бу пособиегә хокукларын югалталар.

Русия Хөкүмәте Президент Владимир Путин кушуы буенча түләүләрне саклау турында закон проектын әзерләде, депутатлар аны хуплады.

Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин декреттан вакытынан алда эшкә чыгу еш кына гаиләдә акча җитмәү белән бәйле булуын билгеләп үтте. Спикер искә төшергәнчә, 2024 елда баланы ел ярымга кадәр карау буенча пособиенең уртача күләме 17,8 мең сум тәшкил итәчәк, һәм моңа финанслар илнең яңа бюджетына салынган.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: