+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 декабрь 2023, 13:48

Бала карау буенча пособие 3 яшькә кадәр озайтылачак, диләр...

Вәт, шәп булыр иде!

Бала карау буенча пособие 3 яшькә кадәр озайтылачак, диләр...Бала карау буенча пособие 3 яшькә кадәр озайтылачак, диләр...
Бала карау буенча пособие 3 яшькә кадәр озайтылачак, диләр...
ЛДПР фракциясеннән Дәүләт думасы депутатлары парламентның түбәнге палатасына баланы бер ата-ана, шулай ук инвалид бала тәрбияләгәндә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала карау буенча пособие түләү чорын озайту турында закон проектын кертте. Шушы көннәрдә проект Думаның электрон базасында кертелгән.

"Инвалид баланы карауның, шулай ук бердәнбер ата-ана (ана яки әти) баланы карауның катлаулылыгын исәпкә алып, иминиятләштерелгән гражданнарның әлеге категорияләре өчен иминият очрагы итеп баланы карауны ел ярымга кадәр түгел, ә өч яшькә кадәр танырга һәм аларга бөтен декрет отпускасы дәвамында бала карау буенча айлык пособие түләргә кирәк дип саныйбыз", - дип язылган закон проектында.

Документларда Хөкүмәтнең тәкъдиме бар, анда "закон проектына шактый үзгәрешләр кирәк" дип әйтелә.

Министрлар кабинеты бәяләмәсендә, 17 яшькә кадәрге балалары булган мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм чаралары системасы формалаштырылган, дип билгеләп үтелә. Инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен дә айлык түләүләр каралган.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас