+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 декабрь 2023, 15:30

Пенсиягә вакытыннан тагын да иртәрәкме?

Шулай итмәкчеләр, ди. Шәп булыр иде!

Пенсиягә вакытыннан тагын да иртәрәкме?Пенсиягә вакытыннан тагын да иртәрәкме?
Пенсиягә вакытыннан тагын да иртәрәкме?

Документка аңлатма язуында, хәзер ир-егетләрнең пенсия яше - 65 яшьтә, ә хатын-кызларныкы 60 яшьтә башлана, дип билгеләнә. 42 еллык иминият стажы булган ирләр һәм стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан лаеклы ялга чыгарга хокуклы булыр иде, дип яза «Известия» басмасы.

Әмма бу башлангычның авторлары фикеренчә, югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаучыларның күбесе 23-24 яшьтә генә эшкә урнаша, шуның аркасында вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеген югалта. Бу нюансны хәл итү өчен депутатлар хатын-кызлар өчен - 32, ир-егетләр өчен 37 ел иминият стажы билгеләргә тәкъдим итә.

Тиздән бу проект Дәүләт думасының чираттагы утырышында каралачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас