Һәркемнең яраткан бәйрәме – Яңа ел алдыннан Русия гаиләләре дәүләт тарафыннан мөмкин булган социаль түләүләр турында күңелле яңалыкларны түземсезлек белән көтә.
Дәүләт думасы депутатлары бәйрәм алдыннан балалы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү башлангычы белән чыкты. Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, алар Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга 10 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында тәкъдим җибәргән.
Инициаторлар фикеренчә, өстенлек күпбалалы һәм тулы булмаган, шулай ук туендыручысын югалткан гаиләләргә бирелергә тиеш. Мондый адреслы ярдәм бәйрәм алды чыгымнарын өлешчә булса да капларга мөмкинлек бирәчәк.
Динар Кәлимуллин фотосы.