+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 декабрь 2023, 09:35

Үзмәшгульләр саны күпкә арткан

Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 декабренә республикада 179 меңнән артык һөнәри керемгә салым түләүче теркәлгән.

Үзмәшгульләр саны күпкә артканҮзмәшгульләр саны күпкә арткан
Үзмәшгульләр саны күпкә арткан
Бу, узган елның 11 ае белән чагыштырганда,  59,6 меңгә күбрәк.

"Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында республиканың консолидацияләнгән бюджетына һөнәри керемгә 421,9 млн сум күләмендә салым керде — 2022 елның шул ук чорына караганда 1,7 тапкыр күбрәк. Республикада бизнес алып бару өчен уңайлы климат һәм салым түләүнең гадиләштерелгән механизмы үзмәшгульләр санының артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде", — диде Хөкүмәт вице-премьеры, финанс министры Лира Игътисамова.

Еш кына үзмәшгульләр булып төзүчеләр, шоферлар, рекламачылар, чәчтарашлар һәм маникюр осталары рәсмиләштерелә.

Үзмәшгульләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Кече эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү төбәк фонды каршында дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияләр, хокукый мәсьәләләр, шулай ук финанс планлаштыру һәм салым салу мәсьәләләре буенча эксперт ярдәмен тәэмин итүче Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге эшли.

Үзмәшгульләр өчен «Минем салым» мобиль кушымтасы эшләнгән, аның ярдәмендә салым түләүче салым органнарына шәхси килмичә ике минут дәвамында үзмәшгуль буларак теркәлергә мөмкин. Салым автомат рәвештә санала, ә бөтен хисап мобиль кушымтада чек формалаштырудан гыйбарәт. Үзмәшгульлекне хезмәт килешүе белән бергә алып барырга мөмкин.

фото: Башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас