"Кешеләр өчен иң якын һәм мөһим булган социаль өлкәдән башлыйм. Беренче чиратта, демографиядән.
Киләсе елны ил Президенты "Гаилә елы" дип игълан итте. Бу гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләгә, ата-анага һәм балаларга ярдәм безнең үзгәрешсез өстенлегебез булуы турында сөйли.
10 ел эчендә республикада күпбалалы гаиләләр саны 27,4 процентка - 59 меңгә кадәр арткан. Алар саны буенча без Идел буе федераль округында беренче һәм Русиядә җиденче урында торабыз. Бездә туым дәрәҗәсе (1 мең кешегә -8,9, илдәге (8,7) һәм округтагы (8,2) уртача күрсәткечләрдән югарырак.
230 меңнән артык балалы гаилә ташламалардан файдалана. Баланың тууы һәм тәрбияләнүе уңаеннан айлык пособие түләүгә без быел 25 млрд сумнан артык акча юнәлттек. Яңа ярдәм чарасы буларак, колледжларда күпбалалы гаиләләрдән укучыларга түләүле көндезге уку бәясен 2,5 меңгә компенсацияли башладык", — диде Радий Хәбиров.