+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 декабрь 2023, 14:17

Владимир Путин пенсионерлар өчен мөһим законга кул куйды

Нәрсәләр үзгәрәчәк?

Владимир Путин пенсионерлар өчен мөһим законга кул куйдыВладимир Путин пенсионерлар өчен мөһим законга кул куйды
Владимир Путин пенсионерлар өчен мөһим законга кул куйды
Русия Президенты Владимир Путин коммуналь түләүләр башкарган өчен банк комиссияләрен гамәлдән чыгаручы законга кул куйды. Указ пенсионерларга һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга кагыла.

Документ 19 декабрьдә рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Торак кодексына һәм берничә федераль законга үзгәрешләр кертелә.

Киләсе елның 1 июленнән, закон үз көченә кергәч, пенсонерлардан һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдән комиссия алынмаячак. Русия Хөкүмәтенә мондый гражданнарның категорияләре исемлеген билгеләү йөкләтелде.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас