+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
25 декабрь 2023, 09:28

"Акыллы" беләзекләр тәкъдим ителде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республикада «Амулет» проекты старт алуы турында хәбәр итте. Нәрсә ул һәм ни өчен кирәк?

"Акыллы" беләзекләр тәкъдим ителде"Акыллы" беләзекләр тәкъдим ителде
"Акыллы" беләзекләр тәкъдим ителде

Беләзек үз исемен, ата-анасының исемен, адресын әйтә алмаган балаларның, шулай ук когнитив сәләте бозылуы күзәтелгән яисә аңын югалту куркынычы белән хроник авырулары булган өлкәннәрнең иминлеген тәэмин итәчәк. Прибор зарядка таләп итми, ул нык, судан курыкмый.

Беләзектәге мәгълүмат теләсә нинди NFC-модульле телефон ярдәмендә укыла. Шуны искәртәбез: җайланмада GPS/ГЛОНАСС модульләре юк, җайланма иясенең кайда булуы һәм урыны билгеле булмаячак.

- Игелекле һәм яхшы проект. Матур беләзек. Киясең дә - алга! Бернинди проблема юк. Аның авыру кешеләргә ярдәм итә алуы мөһим, — диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас