+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 гыйнвар , 19:40

Балаларның хыялы тормышка ашты

Уфада бишенче тапкыр Аксаков чыршысы узды.

Балаларның хыялы тормышка ашты
Балаларның хыялы тормышка ашты
Уфада традиция буенча, бишенче тапкыр сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен ел саен үткәрелә торган хәйрия чарасы – Аксаков чыршысы узды.
Быел бәйрәмгә чакырылган 250 бала арасында әлеге вакытта әтиләре махсус хәрби операциядә булганнары да бар иде.
Радий Хәбиров бу балаларны кечкенә геройлар дип атады.
"Бу балалар Уфага Аксаков чыршысына Башкортстанның төрле районнарыннан килде. Алар көчле рухлы балалар – безнең кечкенә геройлар. Хәлләрен сорагач, беркайчан да зарланмыйлар. Алар төшенкелеккә бирелми һәм тормыштан шатлана белә. Һәм иң мөһиме – барыбызга да бу балалардан өйрәнерлек нәрсәләр бар”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстанда барлыгы 20 меңгә якын сәламәтлек үзенчәлекләре булган бала бар. Республика Башлыгы барлык муниципалитетларда да шундый ук бәйрәмнәр оештырырга кушты.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы игелекле чарадан башланды.

 
 
Фото: Республика Башлыгының VK сәхифәсеннән

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: