Калдыкларны чыгаруны контрольдә тотуны тәэмин итү өчен көн саен 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы төбәк операторлары җитәкчеләре белән онлайн-киңәшмәләр үткәрде.
Социаль челтәрләрдә ТКОны чыгару мәсьәләләре буенча гражданнарның гомум мөрәҗәгатьләре саны гыйнварның беренче декадасында, узган елдагы белән чагыштырганда, 38гә арткан һәм 151 тәшкил иткән (узган елда 113 булган).
Контейнер мәйданчыкларын Яңа ел чыршылары белән чүпләмәс өчен муниципалитетлар, төбәк операторлары һәм агач эшкәртүче компанияләр белән берлектә, халыктан чыршы җыю урыннарын оештыра. Әйтик, Уфада 20-21 һәм 27-28 гыйнварда акция узачак. Барлык җыелган агачлар да эшкәртеләчәк.
Фото: bashinform.ru