+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2024, 07:26

1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсияләр арта

Ике тапкыр артачакмы әллә?

1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсияләр арта1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсияләр арта
1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсияләр арта

1 февральдән пенсияләрнең артуы турында мәгълүмат барлыкка килде. «Известия» басмасы хәбәр иткәнчә, кайбер категория хаалыкның пенсия түләүләре 7,4 процентка артачак.

Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларга пенсияләр 7,5 процентка индексланган иде инде.

1 февральдән федераль ташламалы категорияләр өчен айлык акчалата түләүләр күләме 7,4 процентка артачак. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Русия, СССР Геройлары һәм Хезмәт Геройлары, чернобыльчеләр, өченче төркем инвалидлары һәм башкалар керә. Түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе яшәгән төбәккә бәйле.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар быел картлык буенча страховка пенсиясенә икеләтә күләмдә фиксацияләнгән түләү алачак — ул 16 269,76 сум тәшкил итәчәк. Өстәмә автомат рәвештә 80 яшь тулган айга билгеләнә, ә киләсе айда пенсионер исәбенә керә. Ягъни, февральдә пенсионерга 80 яшь тулса, март өчен түләү (ул чынлыкта апрель башында киләчәк) пенсиянең икеләтә база өлеше белән булачак. Гариза бирергә кирәкми.

Ә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексланачак. Ул якынча 7,5 процент тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, әлеге пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сумга кадәр артачак. Социаль пенсия индивидуаль исәпләнә һәм түләүне алучы яшәгән төбәккә бәйле.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас