+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 гыйнвар , 22:15

Алар туган ягын матурларга омтыла

Бүздәк районының Түреш авылы биләмәсендә яшәүчеләр республика программасына зур өметләр баглый.

Алар туган ягын матурларга омтыла
Алар туган ягын матурларга омтыла

Авыл биләмәсе программада ул гамәлгә куелган чордан катнашып килә. Тәүге мәлләрдә авыллардагы җәмәгать урыннарын төзекләндерүдә күләмле эшләр башкарылды, атап әйткәндә, мәдәният йортлары һәм авыл клублары, мәктәп биләмәләре һәм ихаталар яңартылды. Моңа өстәп, мәчетләр салынды, юллар ремонтланды, чишмәләр төзекләндерелде.

– 2022 елдан без ППМИда катнашып, авыллар зиратын төзекләндерү бурычын куйдык, бу юнәлештә махсус программа эшләнде, – ди Түреш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина. – Иң мөһиме – хакимият башлангычы авылларда яшәүче халыкта да яклау тапты, гомум эшкә чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да кушылды.
Түреш авылы биләмәсенә кергән 7 авылда 8 зират исәпләнә. Алардан Бакча, Сәвәдебаш, Чатра, Каразирек һәм Кызылъяр авыллары зиратлары тәртипкә китерелгән. Түреш авылындагы беренче зират ППМИ кысаларында яңартылды. Хәзер исә икенчесенә – халык телендә “Шөнкәй зираты” дип йөртелгәненә чират җитте.
– Бу юнәлештә эшне үткән елның көзендә үк башлаган идек, – ди биләмә хакимияте башлыгы. – Зират территориясен чистарту оештырылды, авылның бу төбәк халкы өмәләрдә актив катнашты, чүп-чар җыелып түгелде, агачлар киселде. Хәзер инде ППМИга кереп, авыл зиратына койма кою һәм аны төзекләндерү максаты куелды. Моңа ирешербез, дип ышанам, чөнки программа шартларында каралган барлык чараларны әлегә үткәреп барабыз, куелган таләпләрне үтибез.
Моңа, әлбәттә, элегрәк ППМИда катнашу тәҗрибәсе дә булышлык итә. Шуңа бәйле, тиз арада халыктан сорашу үткәрелгән, ягъни кешеләрнең ризалыгы алынган. Әле авылда 600гә якын кеше яши, алар җыелышларда актив катнаша.
ППМИга керү максатында ун кешедән торган инициатив төркем оештырылган. Аның җитәкчесе итеп авылның абруйлы шәхесе Илшат Маннапов сайланган. Әйтергә кирәк, ул халык ышанычын анык эшләр белән ныгыта, атап әйткәндә, инициатив төркемнең 4 җыелышы үткәрелеп, көнүзәк бурычлар билгеләнгән, хәзер исә аларны үтәү буенча чаралар җәелдерелгән. Шулардан спорт ярышлары күп халык катнашлыгында үтә. Авыл дәрәҗәсендәге барлык чараларны ППМИ белән бәйләү максат итеп алынган, күптән түгел авылда үткән туйда киленгә су юлы күрсәтү йоласы олы бер бәйрәмгә әверелгән.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына керү максатында үткән һәм агымдагы еллар аралыгында халык җыеннары 10 тапкыр оештырылган, аларда барлыгы 320 кеше катнашкан. Бу җәһәттән эшлекле тәкъдимнәр дә күп кенә, иң мөһиме – җыелышлардан балалар бакчасы, мәктәп коллективлары да читтә калмый.
Объектта башкарыласы эшләрнең смета бәясе 1 миллион 461 мең сум күләмендә билгеләнгән. Программага ярашлы, әлеге акчаның бер миллион сумнан чак кына артыгы субсидия рәвешендә республика бюджетыннан бүленәчәк. Моннан тыш, Бүздәк районы хакимияте дә үз өлешен кертә, программаның спонсоры сыйфатында чыгыш ясаучы “Север” җәмгыяте дә акча бүләчәк. Халыктан программада катнашу өчен 120 мең сум җыю каралган була, әмма, активлык күрсәтеп, авылдашлар аны 200 мең сумга җиткереп тапшырган.
Инициатив төркем җитәкчесе Илшат Маннапов белдерүенчә, Түреш авылы халкы җәмәгать эшчәнлегендә электән дә бердәм булган, хәзер исә традицияләр дәвам иттерелә. Башлангычларны тормышка ашыруга инициатив төркемгә кергән Ләбиб Мәгыйнов, Фая Әхмәтҗанова, Гөлшат Халикова зур ярдәм күрсәтәләр. Әйткәндәй, агымдагы айга күп кенә чаралар планлаштырылган, мәсәлән, “Пима бәйрәме” оештыру күздә тотыла.

Фәнүр Гамбәров.

 

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: