+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
23 гыйнвар 2024, 04:33

Балалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәк

Барысынадамы?

Балалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәкБалалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәк
Балалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәк
Күпбалалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәк. Ерак Көнчыгыштагы күпбалалы гаиләләр яңа ташламалы программадан файдалана алачак. Моның ярдәмендә аларга Ватаныбызда җитештерелгән яңа автомобиль сатып алу мөмкинлеге бирелә.

Ерак Көнчыгышта яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен автомобильгә ташлама турында сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте. Алар 2 млн сумга кадәр бәяле түбәндәге автомобильләрне сайлый алачак: "Лада УАЗ ГАЗ Haval Evolute" һәм "Москвич 3е" (аларга ташлама 35 процентка җитә, әмма 925 мең сумнан артмый).

Хәзерге вакытта бөтен Русия буенча мәгариф, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук мөмкинлекләре чикле гражданнар 20 процент күләмендә база ташламасы буенча автомобиль сатып алу хокукына ия. Хәзер бу исемлекне Ерак Көнчыгышта яшәүче күпбалалы гаиләләр тулыландырачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы. 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас