Владимир Путин Бөтенрусия гаилә конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашуда гь"Гаилә ипотекасы" программасын озайтырга вәгъдә итте, дип яза федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары.
Очрашуда катнашучыларның берсе Русия Президентыннан бу программаны яңа төзелешләр булмаган кече шәһәрләрдә икенчел торак базарына карата куллану мөмкинлеген карауны сорады.
- Бу хәтта акча турында да түгел, ә әлеге операциянең ачыклыгы турында. Яңа торак сатып алганда бер нәрсә бар, анда барысы да аңлашыла. Менә гаилә, менә ипотека, менә торак. Ә кеше фатирын кешегә сатканда, монда дөрес кулланмау куркынычын күздә тотарга кирәк. Без бу хәл турында уйларбыз, - дип җавап бирде дәүләт башлыгы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.