+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 гыйнвар , 21:08

Русиядә гаиләләргә 10 мең сум түләмәкчеләр...

Керемгә дә карамаячаклар, бернинди документ та җыярга кирәкми.

Русиядә гаиләләргә 10 мең сум түләмәкчеләр...
Русиядә гаиләләргә 10 мең сум түләмәкчеләр...
Русиядә күпбалалы гаиләләр өчен яңа пособиеләр кертелергә мөмкин. Мондый башлангыч белән иИҗтимагый палата чыгыш ясаган.

Бу пособие мохтаҗлыкны исәпкә алмыйча түләнәчәк, ягъни аны алучыга түбән яки нуль керем турында белешмәләр җыярга туры килмәячәк. Аның күләме балигъ булмаган һәрбер балага минималь хезмәт хакының яртысын тәшкил итәчәк. Дәүләт думасында Парламент тыңлаулары кысаларында ташлама турында фикер алышырга әзер булуларын белдерделәр.

- Бүген күпбалалыларга ничек ярдәм итәргә, туымны арттырырга, дигән күптөрле тәкъдимнәр яңгырый. Бу - һәр бала тугвч, ана капиталы арту, ташламалы ипотека программалары һәм башкалар. Барлык тәкъдимнәр дә демографлардан, социологлардан, депутатлардан аларны җыеп фикер алышуларын таләп итә. Моның өчен Парламент укулары планлаштырылган. Анда без бу башлангычны да карый алабыз, дип уйлыйм, - диде Ләүоәт думасының Ггаиләне яклау, әтиләр, ана һәм балачак мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: