+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 гыйнвар , 19:05

1 февральдән социаль түләүләр күпмегә артачак?

Шушы көннәрдә 40тан артык түләүнең индексациясе көтелә.

1 февральдән социаль түләүләр күпмегә артачак?
1 февральдән социаль түләүләр күпмегә артачак?
Русиядә 1 февральдән 7,4 процентка 40тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк. Алар арасында ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, айлык иминият түләү һәм башка социаль ярдәм чаралары бар.

Беренче балага ана капиталы күләме 586,9 меңнән 630,4 мең сумга кадәр артачак, ә икенче һәм аннан соңгы балаларга (әгәр беренче балага алмасалар) 775,6 меңнән 834 мең сумга кадәр артачак. Әгәр гаилә ана капиталы акчаларының бер өлешен сарыф иткән булса, аның калганы гына индексацияләнәчәк.

Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча түләүләр 1 февральдән 48 процентка артачак. 8 һәм аннан да күбрәк еллык стаж булганда, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча максималь пособие 122,8 мең сум тәшкил итәчәк.

Фото: zianzori.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: