+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
31 гыйнвар , 07:36

Алтын йомырка

Социаль әһәмиятле бу продуктка хак төшәрме?

Алтын йомырка
Алтын йомырка
Узган елның азагы төрле вакыйгаларга бай булса да, ул күпләрдә йомыркага хак арту белән истә калырдыр. Бер карасаң, искитмәле вакыйга кебек тә түгел, әмма йомырка социаль әһәмиятле продуктлар исемлегенә керә һәм еш сатып алына торган товарлардан исәпләнә. Өстәвенә, хаклар да берничә тиенгә яисә сумга гына түгел, ә йөз процентка артты: җәй айларында уртача 70-80 сум торган йомырканың дистәсе 200 сумнан артып китте, ә кайдадыр хәтта 300 сумга җитте.
Билгеле ки, кибетләрдә хак арту халыкта хәвеф тудыра, алдагы көнгә ышаныч югала. Җитмәсә, йомыркага берничә атна дәвамында көн саен диярлек арткан хаклар башка продуктларга да хак арту фонында дәвам итте. Шуңа да Яңа ел алдыннан халыкның авызында сүзләр йомырка, хаклар арту турында гына барды. Бу проблема хәтта ил Президентына да барып җитте, һәм халык белән туры эфирда аралашкан вакытта Владимир Путинга бу турыда сорау бирелде. Президент бу мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә итте һәм, чыннан да, хаклар тотрыкланды.


Сәбәп нидә?

Нәрсә булды соң бу, нилектән хаклар шулай кинәт кенә үсеп китте? Бу сорауга җаваплар төрле. Әйтик, сәясмәннәрнең бер ише халыкның, имеш, хезмәт хакы үсеп, сатып алу мөмкинлеге арткан, шуңа да ул күпләп йомырка ала башлаган һәм шул факт йомырканың кимүенә, ә хаклар артуга китергән, дип аңлатса, икенчеләре, киресенчә, халыкның хезмәт хакы кимү сәбәпле, ул аксым чыганагы булып саналучы ит сатып ала алмаганлыктан, аны арзан аксым белән алмаштыра — йомырка булса да алырга тырыша, дип аңлатты. Нәтиҗәдә, йомырканың кибет киштәләреннән юкка чыгуына нәрсә сәбәпче булуы – халыкның сатып алу мөмкинлеге артуымы, әллә инде төшүеме — аңлашылып бетмәде, әмма ыгы-зыгы куптарды.

Кошчылыкта импорт

Аңлатмалар моннан тыш та күп булды әле: кемдер — кош гриппы аркасында тавыкларның күпләп кырылуы белән, икенчеләр — дезинфекция чаралары кыйммәт булу белән, өченчеләр кош-корт өчен ризык, доллар арту сәбәпле, чит илдән кертелгән витаминнар кыйммәтлеге белән аңлатты.
Инде берничә ел санкция шартларында яшәп, үзебезнең ил продукциясен күтәрергә тырышып ятканда, тавыклар өчен витаминнарның һаман да чит илдән кайтарылуы күпләр өчен яңалык булды, шуңа да, нишләп үзебезнеке юк, дигән урынлы сорау туды.

Төркиядән дә китерәләр

Ә инде иң аңлаешсызы шул булды: йомыркасыз калган Русиягә чит илләр ярдәмгә килде һәм илгә Азәрбайҗан, Төркия йомыркалары керттеләр. Юл чыгымнарын да исәпкә алсак, бу йомыркалар безгә алтын бәра­бәренә төшәргә тиеш иде, әмма алар безнекеләрдән кыйммәт булмады.
Халык монда тагын буталды: Төркия безгә йомыркаларны бүләк итми, билгеле. Хөкүмәт пошлинага хакны алмаса да, йомырканың үзкыйммәте, юл хакы бар. Әмма бу чыгымнарны өстәп тә, алар безнекеннән кыйммәт булмагач, димәк, үзләрендә алар тагы да арзанрак дигән уй туа. Ә бездә нигә күкәй шул тиклем кыйммәт?

Инфляция лидеры

Үзәк телеканаллар Тулада, Кырымда һәм башка шәһәрләрдә халыкның, бигрәк тә пенсионерларның, 10 данәне сатып ала алмагач, йомырканы берәмтекләп ала башлавын күрсәтте, аның бер данәсе 20 сум тора! Ә Калининград, Саратов, тагы бик күп шәһәрләрдә йомыркага су буе чиратлар хасыйл булган. Болар, әлбәттә, Яңа ел алдыннан булды, чөнки бәйрәмгә безнең халык өстәлне мулдан әзерләүчән, ә өстәлдәге ризыкларның һәрберсенә диярлек йомырка кирәк.
Рекордны Түбән Новгород өлкәсе куйды: анда йомыркага хак 300 сумны да узып киткән! Андагы халык, шулай ук, тавык итенә хаклар бик нык артуга зарланды. Өлкә губернаторы урынбасары моны логистика, ЖКХга хаклар, кош-корт өчен ризык арту сәбәпле, кошларны асрау кыйм­мәтләнү, шулай ук кошчылык өлкәсендә хезмәт хакларының үсүе белән бәйләде.
Ә Русиянең Кошчылар берлеге җитәкчесе Галина Бобылева бу фактны “сезонлы хак арту” дип аңлатты. “Йомыр­каның дистәсенә 30 процент өстәмә бәя куела. Ә инде кибеттә аның хакы күпмегә артуы өчен без җавап бирмибез. Бу сораулар Авыл хуҗалыгы һәм Сәүдә министрлыкларына”, — диде ул.
Сезонлы булса да, элекке Яңа елларда, хәтта Пасха бәйрәмнәрендә дә мондый ажиотаж булмады, йомыркага хак артмаган иде.
— Кибетләргә сатуга йомырканың 80-90 проценты озакка төзелгән контракт буенча “ел башындагы бәяләр белән” чыгарыла, ә инде калганын ретейлерлар төрле аукцион һәм тендер аша таба, — дип билгеләде Кошчылар берләшмәсенең генеральный директоры Сергей Лахтюхов.

Сәбәп кош гриппындамы?

— Без катлаулы хәлдә, кош гриппы аркасында “Россельхознадзор” һәм “Роспотребнадзор” чикләүләр кертә. Нәтиҗәдә, узган елдагы белән чагыштырганда, Русиядә кошлар саны 16 миллион башка кимегән, — ди Чайковск шәһәренең кошчылык фабрикасы генеральный директоры Петр Бельков.
Ә депутат Лисовский соңгы ун ел эчендә Русиядә 60 кошчылык фабрикасының ябылуын, банкротка чыгуын яисә икенче юнәлештә эшли башлавын хәбәр итте. Бу “ябылган” мәйданнарда елына 4,5 миллион йомырка җитештерелгән...
— Ит хакы бик нык күтәрелде, тавык итенә дә хаклар артты, шунлыктан керемнәре болай да бик аз булган ил халкы, ит сатып ала алмагач, аксым чыганагы бул­ган йомырканы күбрәк ала башлады, — ди икътисадчы Анастасия Тарасова.
Тик шунысы да бар: хәзер ун данә йомырканың хакы бер килограмм тавык ите чаклы тора! Бүген кибеттә махсус карадым: йомырканың иң кыйммәте — 229 сум, иң арзаны 140 сум тора.

Хөкүмәт күргән чаралар

Халыкны, әлбәттә, хаклар йөгәнләнерме дигән уй борчый, чөнки иң кирәкле азык-төлеккә хакларның бу кадәр артуы башка сыймаслык хәл. Хөкүмәт бу уңайдан үз фикерләрен әйтте, ниндидер чаралар тәкъдим итте.
Монополиягә каршы федераль хезмәт 1 декабрьдә үк ваклап сату челтәрләренә йомыркаларга өстәмә бәяне 5 процент белән чикләргә тәкъдим итте. Вице-премьер Виктория Абрамченко министрлыкларга илдә йомырка җитештерүне арттыру буенча чаралар күрергә кушты. Депутат Олег Нилов профильле оешмаларга һәм ведомстволарга кошчылык фабрикалары өчен электр бәясен киметүне тәкъдим итте. Генераль прокуратура субъектлары прокурорларына тавык йомыркасы җитештерүчеләрнең һәм бу товарларны ваклап сатучыларның эшчәнлеген тикшерергә һәм ачыкланган хокук бозулар буенча гражданнарны бәяләрнең нигезсез үсүеннән саклау өчен “тулы чаралар күрергә” кушты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы йомырка бәясе үсешен тоткарлау буенча чаралар пакетын игълан итте: 2024 елның 30 июненә кадәр йомыркага кертү пошлиналарын гамәлдән чыгарырга. Ә “Россельхознадзор” илгә 17 төрек предприятиесеннән йомырка кертергә рөхсәт итте. Шулай ук Азәр­байҗаннан йомырка кертү көтелә. Моңа өстәп, Беларусь Русия базарына йомырка җибәрергә әзер булуын белдерде.
Хөкүмәт кабул иткән чараларның ярдәме тиярме-юкмы, вакыт күрсәтер. Бу уңайдан бер генә фактка игътибар итәргә кирәк, нишләп Төркия, Азәрбайҗан, Белоруссия үзләреннән артып китеп, Русияне тәэмин итәрлек йомырка җитештерә ала, ә бөек державада йомырка белән проблема? Хөкүмәтебез моның чишелешен табар, дип ышаныйк.

Түбән Такыя фабрикасы ничек яши?

Русиядә дә, Башкортстанда да йомырка җитештерүче кошчылык фабрикалары бихисап. Шуларның берсе Краснокама районының Түбән Такыя авылында урнашкан. Биредә хәлләр ничегрәк тора соң?
“Нижнетатьинская птицефабрика” җәм­гыяте районда 2015 елның октябреннән бирле эшли. Товар йомыркасы җитештерү буенча предприятие республиканың төньяк-көнбатышында иң эре кошчылык комплек­с­­­­ларының берсе булып тора. Бүген биредә көненә 220 мең йомырка җитештерелә.
Түбән Такыя кошчылык фабрикасы, чыннан да, зур масштабларга ия, аның территориясе 35 гектар тәшкил итә. Бу мәйданнарда чебешләр корпусы, йомырка салучы тавыклар абзары, йомырка склады, азык саклау өчен ангарлар, казанлык, административ бина һәм башкалар урнашкан. Җитештерү корпуслары заманча корылмалар белән җиһаз­ландырылган, аларда автоматлаштырылган ашату, су эчерү, тизәк чыгару, вентиляция, яктырту, хәбәр итү һәм башка системалар эшли. Кош фабрикасында продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирелә.
— Предприятиенең җитештерү куәте көненә 270 мең йомырка тәшкил итә. Бу күр­сәткечкә ирешү өчен өч корпусны да эшләтеп җибәрергә кирәк. Бүген пред­приятиедә тавыклар саны 300 мең баш тәшкил итә. Әкренләп җитештерү куәтен арттырабыз: хәзерге вакытта көненә якынча 220 мең йомырка җитештерәбез, — ди предприятиенең башкарма директоры Наил Рәхимов.
Тавыкларның йомырка салу чоры 57 атна, ягъни 400 көн дәвам итә, бу вакытта бер кош атнага уртача алты йомырка сала. Моннан соң тавыкның продуктив чоры үтә. Шуңа да предприятие планлы рәвештә кошларны яңарту өстендә эшли, моның өчен тәүлеклек чебешләр сатып алына һәм корпусларның берсендә аларны дүрт ай үстерә. Бүген биредә 115 мең чебеш үстерелә, алар апрель-май айларында йомырка сала торган корпусларга күчерергә әзер булачак.
Бүген предприятие үз алдына йомырка салучы тавыкларның санын 400 меңгә җиткерүне план итеп куя һәм 100 мең кошка исәпләнгән тагын бер корпус төзү өстендә эшли.
— Әлеге корпусны сафка кертү өчен 60 миллион сумлык җиһазлар сатып алынды, корпусны төзү белән дә проблемалар тумаячак, кирәкле материаллар бар, ул тиз төзеләчәк. Эш властьлардан бинаны төзүгә рөхсәт алуга барып төртелде, монысын да тиз арада хәл итсәк, җиң сызганып эшкә тотыначакбыз, — дип аңлата Наил Ринат улы.
Моңарчы фабрика үз продукциясенең 30-40 процентын көньякка һәм, аерым алганда, Кырымга сатса, йомырка дефициты башлангач, товарны үзебезнең базарга юнәлткән: хәзер Түбән Такыя йомыркасы, нигездә, республикада, шул исәптән Нефтекамада, зур партия белән Уфада сатыла. Фабрикадан йомырканың дистәсе уртача 100 сум белән озатыла.
Наил Рәхимов та товар йомыркасына сату бәясенең бераз артуын таный, моның сәбәпләрен ашату өчен ингредиентларга, ветеринария препаратларына һәм башкаларга бәяләрнең артуы белән бәйли.
Фабриканың катнашазыкны үзе җитеш­терүе зур плюс булып тора һәм хакларны “йөгәнләп торуга” ярдәм итә. Моның өчен предприятие чималны — көнбагыш шроты, көнбагыш мае, бодай, витаминнарга һәм микроэлементларга бай булган премиксларны һәм башка ингредиентларны сатып ала һәм аннан нәкъ менә үзләренә кирәк булган составтагы азыкны үзләре җитештерә. Махсус ангарларда азык җитештерү өчен шартлар булдырылган. Нәтиҗәдә, үз көчләре белән җитештерелгән азык күпкә арзанрак тора, һәм сыйфат буенча да әзер сатылганнан яхшырак.
Сату белән проблема юк. Түбән Такыя йомыркасы тиз сатыла, товар складларда тоткарланмый. Республиканың төньяк-көнбатышын йомырка белән тәэмин итеп килүче бу предприятиегә уңышлар телик.

Тавыкларның “хезмәт хакы”

Әлеге проблеманы күтәргәндә шәхси йортларда тавык асраучыларны да игътибарга алып үтәсе килә. Ихатасында тавык карап, үзеннән артканны башкаларга тәкъдим итүчеләр бар. Җәй айларында бер дистә йомырканы 100 сумга сатсалар, бүген алар дистә өчен 150 сум сорый, аларны чират торып, алдан заказ биреп алалар. Беренчедән арзан, икенчедән, авыл йомыркасы авылныкы инде — сарысы да сары, агы да ак!
Бу уңайдан совет заманы искә төшә. Хәтерлисездер, йомырка ул вакытта да арзан булмады, дөресрәге, аны халыктан җыю бәясе шактый кыйммәт: ун йомырка 60 тиен иде. Җәйге-көзге айларда йорт тавыклары салганнан бала-чагасы артык күп булмаган гаилә көненә ун йомырканы сатуга алып куя ала. Айның егерме биш көнендә генә дә җыеп барсаң, 250 данә йомырканы сатып, 150 сум акча эшләп була. Колхозда хезмәт хаклары 70-90 сум булган чорда бу нинди зур ярдәм булган! Тавыкларның “хезмәт хакы” эшчеләрнекеннән күбрәк бул­ган! Болар инде күптән онытылды, хөкүмәт хәзер халыктан йомырка җыймый...

“Дәү әни в тренде!”

Авырлыкларны юмор белән җиңәргә күнеккән безнең халык социаль челтәрләрдә йомыркага хак арту белән бәйле төрле мемнар, юморлар, видеолар таратты. Яңа ел алдыннан әнкәй дә кибеткә чыгып, безгә күчтәнәчкә берәр кап йомырка алган. Ул ишектән килеп керү белән балалар, йомырканы күреп, “Ооо, безнең дәү әни в тренде! Бүген бу — иң кыйммәтле бүләк!” дип көләргә тотынды.
Көлүен көлке, әмма бу хаклар кесәгә бик нык суга, шуңа да хөкүмәткә бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе. Миңа калса, безгә тәүдә кошчылык фабрикаларын күпләп ябуга китерүче сәбәпләрне юк итәргә: чирләр, кош гриппы белән хәлне контрольгә алырга, ә моның өчен ветеринария хезмәтләренең эшен яхшыртырга, кош гриппы таралуга юл куймаска кирәк. Кошлары булса — йомыркасы булыр.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: