Башкортстанда НДФЛ түләүче ата-аналар балага ай саен 12 мең сумга кадәр акча алырга хокуклы. Бу хакта «Дәүләт хезмәтләре» порталында белдерелә.
Сүз ай саен стандарт ташламаны рәсмиләштерү турында бара. Түләүне ике-дүрт тапкыр арттырырга мөмкин.
Быел өстәмә түләү беренче һәм икенче балаларга - 1400 сум, өченче һәм аннан соңгы балаларга - 3 мең, инвалид балага 12 меңгә кадәр һәм опекуннар өчен 6 мең сум тәшкил итә.
Фото: unsplash.com