+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 февраль , 18:04

Реабилитация ярдәмен 250 мең кеше алачак

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында кайбер категория гражданнарны төбәк бюджеты акчалары хисабына реабилитацияләү мәсьәләсен карадылар.

Реабилитация ярдәмен 250 мең кеше алачак
Реабилитация ярдәмен 250 мең кеше алачак

- 2024 ел безнең республикада "Мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы" дип игълан ителде. Тематик елга чараларның киң планы әзерләнде һәм расланды, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Андрей Назаров. - Соңгы өч елда төбәктә инвалидлар саны тотрыклы рәвештә 250 мең кеше дәрәҗәсендә тора. Без ел саен алар өчен ярдәм чаралары исемлеген арттырабыз, җәмәгать мохите һәм инфраструктура булдырабыз.

Премьер-министр ассызыклаганча, республикада балалар реабилитациясе инфраструктурасы шактый үсеш алган һәм 5 реабилитация үзәге һәм 18 филиал эшли, аларда ел саен 16 меңнән артык баланың инвалидлык дәрәҗәсен киметү буенча хезмәтләр күрсәтелә.

Быел көз «Салют» Республика реабилитация һәм мәгариф үзәген реконструкцияләү тәмамланачак, ул Русиядә иң яхшы мәйданчыкларның берсе булачак һәм үзендә кунакханәне, 192 урынга исәпләнгән коррекция мәктәбен, инвалид балаларга дистанцион белем бирү, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәген берләштерәчәк.

- Республика Башлыгы 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга өстәмә ярдәм чарасы кертү турында карар кабул итте, бу – реабилитациягә сертификатлар бирү. Бер кешегә сертификат номиналы 52,5 мең сум тәшкил итәчәк. Ел саен бу чара белән без 1715 кешене колачлый алачакбыз, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Республикада инвалид балаларга карата 2019 елның сентябреннән гамәлгә ашырылусы реабилитациягә сертификатлар бирү механизмы турында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде.

Министр сүзләренчә, өлкән инвалидларга механизмның булуы аларның социаль реабилитация проблемасын хәл итүдә зур ярдәм итәчәк, чөнки республикада 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар өчен дәүләт реабилитация үзәкләре әлегә юк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: