+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 февраль , 18:59

Февральдә 10 мең сумлык түләү киләчәк диләр

Социаль челтәрләрдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларны тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр турында ялган мәгълүмат таралды.

Февральдә 10 мең сумлык түләү киләчәк диләр
Февральдә 10 мең сумлык түләү киләчәк диләр
Социаль челтәрләрдә дәүләт башлыгы Владимир Путинның 2024 елның 12 февралендә үзенең телевизион мөрәҗәгате вакытында 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларны тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр турында игълан итүе турында ялган мәгълүмат таралды. Басма авторлары аны алу өчен билгеле бер сылтама буенча күчү кирәклеген күрсәтә.

Әмма хокук саклау органнары республика халкын җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә төркемнәр оештырган, аларны хакимият органнарының рәсми аккаунтлары итеп күрсәтәләр дип кисәтә. Чынлыкта, Русия Федерациясе Президенты быел балалы гаиләләргә бернинди түләүләр игълан итмәде.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, элек Русия Федерациясендә мондый бер тапкыр бирелә торган түләүләр чыннан да бирелгән иде. Шулай да алар 2020 елда гына актуаль булган. 2023 елның 1 гыйнварыннан илдә бердәм түләү кертелә, аңа 16 яшькә кадәр балаларга пособие керә. Ул түбән керемле ата-аналар өчен барлык төп дәүләт финанс ярдәмен берләштерде. Бу ташлама бер гаилә әгъзасына уртача җан башына керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өчен билгеләнгән.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: