+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 февраль , 13:08

Февральдә пенсионерларга 15 мең сумлык түләү киләчәк, диләр...

Барысына да микән?

Февральдә пенсионерларга 15 мең сумлык түләү киләчәк, диләр...
Февральдә пенсионерларга 15 мең сумлык түләү киләчәк, диләр...
Русиянең кайбер төбәкләре хакимиятләре өлкән яшьтәге гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтергә карар иткән. Пенсия мәсьәләләре буенча эксперт хәбәр иткәнчә, мондый түләүләр күләме алучының яше һәм яшәү урынына бәйле булачак.

Мәсәлән, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 90 яшь тулган гражданнарга 15 мең сум түләргә әзерләнәләр. 95 яшькә җиткәннәргә 20 мең сум вәгъдә ителә. Ә инде 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәгеләр өчен 25 мең сум түләү планлаштырылган.

Мәскәүдә дә өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтергә карар иткәннәр. 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кешеләргә 33 141 сум түләнәчәк, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 1579 сумга күбрәк.

Эксперт сүзләренчә, мондый түләүләр агымдагы елның февраль ахырына кадәр булырга тиеш.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: