1 марттан 80 яше тулган пенсионерларның пенсияләре артачак. Шулай ук узган айда инвалидлык буенча элеккегә караганда авыррак төркем билгеләнгәннәргә дә пособие суммасы артачак. Моннан тыш, яз башыннан алып быел гыйнвар аеннан да соңга калмыйча эштән киткән пенсионерларга да пенсия арттырылачак. Хәзер мондый яңадан исәпләү эштән киткәч, дүртенче айга түгел, ә икенче айга ук башкарыла. Яңадан исәпләп түләүләр автомат рәвештә башкарыла, бернинди гаризалар язу кирәкми.
Фото: Лилия Сәхибгәрәева.