+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 март , 18:26

Кайбер пенсионерларга 26 мең сумлык өстәмә түләү бирелергә мөмкин

Ул акча нинди очракта биреләчәк?

Кайбер пенсионерларга 26 мең сумлык өстәмә түләү бирелергә мөмкин
Кайбер пенсионерларга 26 мең сумлык өстәмә түләү бирелергә мөмкин
Башкортстандагы кайбер пенсионерларга пенсиягә 26 мең сум өстәргә мөмкиннәр. Бу закон проекты Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән очракта булачак. "ТАСС" басмасы хәбәр иткәнчә, 30 елдан артык хезмәт стажы булган русиялеләр өчен пенсия түләүләрен яңадан карау турында материаллар әзерләнгән. Хәзерге вакытта документлар Хөкүмәткә җибәрелгән.

Парламентарийлар картлык буенча иминият пенсиясенә социаль өстәмә түләү механизмын кертергә тәкъдим итә. Закон авторлары фикеренчә, әгәр кешенең 30 елдан артык стажы булса, ул пенсионерның яшәү минимумының ике ставкасын алырга тиеш. Акча федераль бюджеттан бүленергә тиеш, диелә материалларда.

Агымдагы елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме 13,2 мең сум тәшкил иткәнлектән, өстәмә түләү 26 мең сумнан артык булырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: