+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 март , 16:50

Пенсиягә чыгарга стажың җитмиме? Сатып ал!

Хәзер моның шундый юлы бар.

Пенсиягә чыгарга стажың җитмиме? Сатып ал!
Пенсиягә чыгарга стажың җитмиме? Сатып ал!

Русиялеләр, пенсия алу өчен бер-ике ел стажы җитмәсә, пенсия балларын тулыландыра ала. Бу хакта Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб "Газеты.Ru"га әңгәмәсендә белдерде.

Депутат сүзләренчә, бер-ике ел стаж җитмәсә, пенсия балларын сатып алырга мөмкин, әмма яртысыннан да күбрәк түгел. Пенсия баллары бәясе ел саен үзгәрә, әйтик, былтыр 340 мең сумга күп дигәндә 8,12 пенсия баллын сатып алырга мөмкин булган.

Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, бер тапкыр кертү өчен сумма шактый зур. Кирәк булса, баллар сатып алуда туганнар ярдәм итә ала. Моның өчен тиешле гариза бирү җитә.

Бу елдан пенсия алу өчен 28,2 балл һәм 15 еллык стаж кирәк булачак, ә 2026 елдан бу күрсәткечләр 30 баллга һәм 15 еллык стажга кадәр артачак.

Страховка пенсиясенә хокуклары булмаган очракта, граждан социаль пенсиягә өмет итә ала. Аның хокукы картлык буенча пенсия билгеләнгәннән соң биш ел үткәч барлыкка килә. Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: