+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 март , 13:30

Ана капиталы 1 миллионга җитәчәк

Өч фракция депутатлары Дәүләт думасына икенче бала өчен ана капиталын 1 млн сумга кадәр арттыру турында закон проектын кертте.

Ана капиталы 1 миллионга җитәчәк
Ана капиталы 1 миллионга җитәчәк
Беренче бала өчен ана капиталы 756,7 мең сум тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр 2025 елның 1 февраленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.

Өченче бала өчен шулай ук 1 млн сум бирергә тәкъдим ителә, әмма ата-аналар элек ана капиталын рәсмиләштермәгән очракта.

Хәзер беренче балага ана капиталы 631 мең сум, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итә.

Аңлатма язуында билгеләнүенчә, ана капиталы нигездә торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгәнгә күрә субсидияне арттыру таләп ителә, ә 2022 елдан торак бәясе кискен артты.

Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин Ана капиталы һәм гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: