+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 март , 12:45

Медикларга түләүләр арттырылды

Русия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин 1 марттан авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә һәм кече шәһәрләрдә эшләүче медиклар өчен айлык социаль түләүләр күләмен арттыру турында карарга кул куйды.

Медикларга түләүләр арттырылды
Медикларга түләүләр арттырылды

Документ нигезендә, 50 мең кешедән азрак яшәүче торак пунктлардан табиблар һәм урта звено медицина персоналы алачак сумма 50 мең һәм 30 мең сумга кадәр арттырылган. 50-100 мең кеше яшәүче шәһәрләрдә махсус түләү күләме табиблар өчен - 29, урта медицина персоналы хезмәткәрләре өчен 13 мең сум тәшкил итәчәк.

Мишустин сүзләренчә, карар 200 меңнән артык медицина хезмәткәренә кагылачак, алар апрельдә үк арттырылган социаль түләүләр ала башлаячак.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: