+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 март , 09:30

Якын кешеңә хәстәрлек бүләк ит!

Махсус учреждениедә тәрбияләнүче әби-бабайлар өчен ихлас аралашу – иң зур шатлык.

Якын кешеңә хәстәрлек бүләк ит!
Якын кешеңә хәстәрлек бүләк ит!
Максим Горький исемен­дәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылындагы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар хезмәтләндерү бүлекчәсендә әлеге вакытта 28 кеше яши — 16 хатын-кыз һәм 12 ир-ат. Дүртесенең генә туганнары һәм якыннары юк. Аларны 10 хезмәткәр карый. Мондагы кешеләр турында көн саен хәстәрлек күрү, аларны игътибар белән чолгап алу өчен биредә эшләгәннәргә чиксез күңел җылысы, олы, изге йөрәк кирәк. Юкка гына биредә яшәүчеләр аларны “кызым”, “улым” дип йөртмиләр.

– Килгәнегез өчен рәхмәт! Безнең әбиләр һәм бабайларга аралашу – иң зур шатлык! – диде бүлекчә мөдире Оксана Андреева.
Бүлекчәдә гомер итүчеләр белән ике сәгать аралашу сизелми дә үтте. Һәр олы кешенең катлаулы язмышы турында сөйлисе, эчке кичерешләрен уртаклашасы килде. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп, сөенечле дә, әрнүле дә хис-тойгылар кичердек.
Олы яшьтә булуларына, авыруларына карамастан, күпләре бу уртак йортта файдалы буласылары, үзләренең кирәклеген тоясы килә. Алар безгә шул хакта җиткерде. Мәсәлән, Антонида Николаевна Гыйбадуллина белән Нәҗибә Зиннур кызы Шәфыйкова гөлләр яраталар, аларны тәр­биялиләр. Анатолий Филимонович Иванов пима төпли. Бүлекчә тормышында бер-береңә ярдәм итү мөһим роль уйный. Ике һәм дүрт урынлы бүлмәләрдә яшәү­челәр, теләсә нинди гаиләдәге сыман, бер-берсенең холык-фигыленә күнегеп, өйрәнеп беткәннәр.

“Мин Хәсән исемле”

70 яшьлек Юныс Шәрип улы Хәсәнов бүлекчәдә өч ел яши. Монда килү белән: “Мине Хәсән дип йөртегез”, – дигән. Аны яратып: “Безнең Хәсән”, – дип йөртәләр дә. Бу ялгыз ир гомере буе Бәләбәй шәһәре оешмаларында йөк төяүче булып эшләгән. Бүген дә эшсез утыра алмый. Җәй көне бүлекчә хезмәткәр­ләренә яшелчә бакчасында түтәлләрне тәрбияләргә булыша, ишегалдын себереп куя, ә кышын иртән иртүк кар тазартырга чыга. Юныс Шәрип улы көн саен җыелып киткән чүп-чарны контейнер мәйданына илтә. Чисталык яраткан ир киемнәрен дә үзе юа икән.
Хәбәрчеләр алып килгән китаплар арасында детективлар да булуы сөендерде аны.
– Былтыр Юныс Шәрип улының күзенә операция ясадылар. Дәваханәдән кайткач аны эшләүдән, укудан тыеп торырга туры килде, – ди бүлекчә мөдире. – Хәсән ага – безнең волонтер. Ул барысына да теләп ярдәм­ләшә. Коляскада гына утырган бүлмәдәшен йөрергә алып чыга. Әйткәндәй, Юрий Иванович Смоленчук та, шундый хәлдә булса да, файда китерергә тырыша, пешекчеләр килүгә бәрәңге әрчеп куя, яшелчәләрне тазарта.

“Сергеевна, әйдә, җырлый башла!”

Валентина Сергеевна Порфирьева яшь чагында җырчы һәм биюче булган. Хәзер дә җырсыз тора алмый. Бүлекчәдә бөтен чаралар да аның катнашлыгында үтә. Ял бүлмәсенә җыелганда аңа еш кына: “Җырлый башла, Сергеевна!” – диләр.
Валентина Сергеевна озак еллар “Автонормаль” заводында эшләгән. Ире Геннадий Петрович та шунда хезмәт куйган, ул гел яраткан гармуны белән булган. Мәрхүм ирен искә алгач, олы яшьләрдәге хатынның күзләренә яшь тулды. Каты имгәнүдән соң ул үзен бирегә урнаштыруларын үтенгән. Хәзер көннәрен бала­ларының килеп китүләрен көтеп үткәрә.

Корчагинныкы шикелле!

Бүлекчәдә яшәүчеләр арасында урында ятучылар да бар. Александра Андреевна Корчагина берничә ел элек йөри алмый башлаган. Яшь чагында җитди авариягә тарыган. Табиблар, вакыты җиткәч аякларың хәрәкәт­ләнмәя­чәк дип, искәрткән.
– Улымның вафатыннан соң бөтенләй начарландым. Минем Павлушам 40 яшендә кинәт мәрхүм булды. Аңарчы иремне соңгы юлга озаттым. Бөтенләй үземне карый алмый башлагач, Чиләбе өлкәсенең Троицк шә­һәреннән Бәләбәйгә сеңлемә килдем. Әмма ул онкология белән авырый башлады, шуңа күрә мин монда. Кызым Башкортстанда яши, еш шалтырата, елына берничә тапкыр яныма килеп китә. Телефоннан оныкларым белән сөйләшеп торам, – дип сөйләде Александра Андреевна.
 
Бу 88 яшьлек хатынның ихтыяр көченә бүлекчә хезмәткәр­ләре дә соклана. Александра Корчагина алты ел инде түшәк өстендә, авырудан бармаклары кәкрәйгән. Әмма ветеран кулыннан энәләрен төшерми, оекбаш, һәм башка әйберләр бәйли.
 
– Мин Глуховская станциясен­дә үстем. Тимер юлчылар бригадасы составында ирем белән бөтен ил буйлап йөрдек. Салкын вагончыкларда торырга туры килде. Әмма безнең буын Бөек Ватан сугышы елларында кичергәннәр белән бу авырлыкларны чагыштырып булмый, – ди Александра Андреевна. – Әтине фронтка алдылар, әни дүрт бала белән торып калды. Бер елны ачлыктан ике бәләкәй сеңлем һәм энекәшем аның кулларында үлделәр. Әле булса исемдә, мин гел әнинең күлмәк итәгеннән тартып: “Әни, ипи бир!” – дип шыңшый идем. Авыр хезмәт көненнән соң әни авылдаш хатыннары белән фронтка озатырга йон оекбашлар, бияләйләр бәйли иде. Мин, бәләкәй генә кыз, сарык йонын сырганактан тазарта, җепне йомгакка урый идем.
 
Шәфкать туташы Людмила Мешкованы күрү белән әңгәмә­дәшем елмая, шаян сүзләр куша башлады. Людмила Валерьевна урында ятучыларны карап кына тора, еш керә, кан басымын үлчи, дарулар бирә, укол ясый. Александра Андреевнаның кәефен күтәрергә тырыша, хәер, ул кызгануга мохтаҗ түгел, характеры Корчагинныкы сыман. Әйткәндәй, Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” әсәренең чая герое хөрмәтенә улына Павел дип исем кушкан ул.
 
Шәфкать туташы белән сөй­ләшү аның эш бүлмәсендә дәвам итте.
 
– Мин иртә ятим калдым. Әбием үстерде, бәлки, шуңа күрәдер, карт кешеләргә аерым ихтирам белән карыйм, сабыр булырга тырышам. Бездә яшәү­челәр үзләрен кочаклаганны, кагылганны ярата, олы кеше сабый белән бер дип юкка гына әйтмиләр, – ди Людмила Валерьевна.
 
Өч ел элек монда килгәнче бу ягымлы ханым “Глуховская” шифаханәсендә һәм Бәләбәй районы дәваханәсендә эшләгән.
 
– Тәрбияләнүчеләребез гел игътибар үзәгендә. Аларның 18е – инвалид. Кирәк булганда, район дәваханәсеннән табиблар чакыртабыз. Ел саен диспансерлау үткәрәбез, – ди Людмила Мешкова. – Дарулар белән өстәмә тәэмин итү программасы буенча да дарулар алып кайтабыз. Югары Троицк психоневрология диспансерыннан да препаратлар бүләләр, безнең бүлекчә шуңа карый. Тәрбияләнүчеләребезне опера­циягә, дәвалануга барганда озатып йөрибез.
 
– Бу кешеләр безнең өчен якыннарга, тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бетә. Әлбәттә, аларның кайбер­ләре янына балалары, туганнары, оныклары килә. Ләкин еш кына гомерләре өзелгән соңгы минутларда яннарында нәкъ безнең хезмәткәрләр була, – ди Оксана Владимировна.
 
Халык атап йөрткәнчә, картлар йортында булганнан соң, күңелдән озак вакыт ямансулык китмәде. Килешерсез, хәтта иң яхшы социаль учреждение дә бервакытта да гаиләне, туган өй җылысын, балалар һәм оныклар яратуын алыштыра алмый. Анда яшәүчеләргә күңел көрлеге телибез.

Римма Солтанова.
Бәләбәй районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: