+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 март , 14:46

Пенсионерларга - 50 процентлы ташлама

Нәрсә өчен?

Пенсионерларга - 50 процентлы ташлама
Пенсионерларга - 50 процентлы ташлама
1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр Башкортстан пенсионерлары өчен шәһәр яны тимер юл транспорты белән йөрү бәясеннән 50 процентлы төбәк ташламасы гамәлдә булачак. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Ташламадан файдалану өчен билет сатып алганда ул кеше паспортын һәм ташламага хокукын раслаучы документ (пенсия таныклыгы, хезмәт ветераны, хәрби хезмәт ветераны таныклыгы һәм башкалар) күрсәтергә тиеш булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: