+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 апрель 2024, 08:20

Бурыч - ятим балалар санын киметү

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында 2023 елда опека һәм попечительлек органнары эшенең нәтиҗәләре каралды.

Бурыч - ятим балалар санын киметүБурыч - ятим балалар санын киметү
Бурыч - ятим балалар санын киметү
Министрлар кабинеты башлыгы төп күрсәткечләрнең уңай динамикасын билгеләп үтте һәм ятим балаларга һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары тулы күләмдә саклана, дип белдерде.

- Узган елда ятим балалар саны 5 процентка кимегән һәм 10337 кеше тәшкил итә. Соңгы 5 елда ул 19 процентка кимегән. Бу тулаем илдәгедән 2 тапкыр күбрәк (Русиядә – 8,5 прцент), – дип ассызыклады Премьер-министр.

Былтыр яңа ачыкланган ятим балалар саны 6,5 процентка кимегән, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Соңгы 3 елда төбәк мәгълүмат банкында балалар саны 32 процентка диярлек кимегән, шул исәптән министрлык һәм опека органнарының тәрбиягә балалар алырга теләгән ата-аналар белән эшләве нәтиҗәсендә.

Хәзерге вакытта ятим балаларның 93 проценты тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнә. Тагын 709 бала исәптә тора, бу узган ел белән чагыштырганда, 8% ка (63 балага) кимрәк. Алар интернат учреждениеләрендә яки тулы дәүләт тәэмин итүендә белем бирү оешмаларында белем ала.

Ай саен 9,6 меңгә якын ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган опекуннар, тәрбиягә алучы һәм патронат ата-аналар Башкортстан бюджетыннан түләүләр ала. Моның өчен ел саен 1,9 млрд сумнан артык акча каралган.

- Бүгенге көндә опека органнары алдында торган төп бурычлар - дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне гаиләләргә урнаштыру аша ятимнәр балалар санын киметү. Муниципалитетлар, министрлыкларның уртак тырышлыгы төбәктә ятимлек үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә, - диде Ленара Иванова.

Андрей Назаров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләрнең санын киметүне тәэмин итәргә, шулай ук муниципаль район хакимиятләре белән берлектә ятим балаларның социаль ятимлеген киметү мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас