+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 апрель 2024, 15:20

Балалы гаиләләргә - аерым хәстәрлек

Русия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә ярдәм чараларын камилләштерүне дәвам итә. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәтнең Дәүләт думасы депутатлары алдындагы еллык отчеты вакытында белдерде.

Балалы гаиләләргә - аерым хәстәрлекБалалы гаиләләргә - аерым хәстәрлек
Балалы гаиләләргә - аерым хәстәрлек

"Гаилә елы"нда без алга таба да балалы ата-аналар өчен чараларны камилләштерәчәкбез һәм, әлбәттә, күпбалалы гаиләләргә аерым хәстәрлек күрсәтәчәкбез. Федераль дәрәҗәдә инде хокукый статус, социаль гарантияләр беркетелгән, алар бөтен ил буенча бердәм. Тиздән Русиянең киләчәген билгеләячәк яшьләр өчен киң мөмкинлекләр булдырачакбыз", - диде Михаил Мишустин.

Министрлар Кабинеты башлыгы белдерүенчә, балалар заманча бакчаларга, мәктәпләргә, кызыклы һәм файдалы секцияләргә йөри алсын, ә барлык халык сыйфатлы дәвалану, шул исәптән югары технологияле дәвалану алсын өчен барысын да эшләргә кирәк.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ата-аналарга һәм балаларга озайлы ярдәм күрсәтүне күздә тотучы «Гаилә» гомумдәүләт проекты эшли башлады.

"Президент кушуы буенча Хөкүмәт гаиләгә ярдәм итүнең бербөтен системасын үстерә – хатын-кыз йөкле булганнан, бала туганнан башлап, аның үсүенең барлык этапларында", - диде Премьер-министр.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елның гыйнварында илебездә һәр ай саен аерым гаиләнең матди хәле нигезендә бирелә торган бердәм пособие эшләтеп җибәрелгән. Ул 11 миллионга якын балага һәм 400 меңгә якын булачак әнигә билгеләнгән.

Моннан тыш, ата-аналар ай саен яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие ала. Быел ул, ике тапкыр диярлек артып, 50 мең сумга җитте. Ә йөклелек һәм бала табу буенча ярдәмнең максималь суммасы 565 мең сум тәшкил итте. Шулай ук "ана капиталы" программасы да эшли. Беренче балага хәзер ул 630 мең сумнан артып китә. Икенче балага - 830 мең.

"Ярдәм алу процессы гадиләштерелә. "Социаль казначылык" механизмнарын кертү дәвам итә. Мондый форматка инде 42 федераль социаль яклау чарасы күчерелгән һәм 23 миллионга якын кеше алардан файдалана ала", - дип өстәде Михаил Мишустин.

Гафури районының Сәетбаба авылында яшәүче Фәттаховлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә.
- Без Хөкүмәткә бик рәхмәтле. Аның ярдәме белән зур йорт бетереп чыктык. Өйнең 30 процентын "ана капиталы" белән түләсәк, калганына яшь белгеч буларак субсидия алдык. Мин мәдәният өлкәсендә эшлим. Балаларның икесе
- мәктәпкә, берсе балалар бакчасына йөри. Бушлай тукланалар. Ай саен өч балага ару гына акча алабыз. Бу да зур ярдәм, бик зур ярдәм дияр идем. Хуҗалык зур: биш сыерыбыз, өч атыбыз бар. Фермер хуҗалыгы ачарга исәплибез. Анысына да ярдәм булыр, дип өметләнәбез. Балаларыбызны бәләкәйдән эшкә өйрәтеп, илгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләргә тырышабыз, - диде безгә күпбалалы ана Лариса Фәттахова.

фото: "Риа новости"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас