+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 апрель 2024, 09:30

Бурыч - уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү

Башкортстанда республика тарихында иң югары гомер озынлыгына ирешелгән.

Бурыч - уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерүБурыч - уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү
Бурыч - уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү

 Узган ел ул 73,2 яшь иде.


- Әмма моның белән генә тукталып калмыйбыз, ил Президенты куйган максатка ышаныч белән барабыз: 2030 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерергә исәп тотабыз, - дип ассызыклады Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров төбәк Хөкүмәтенең Дәүләт җыелышындагы еллык отчетында.

Аның сүзләренчә, бу уңайдан Башкортстанда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлешнең финанс тәэмин ителеше, 2018 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырдан арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да бу сумма 107 млрд сумга якын тәшкил итте.

Бүгенге көндә төбәктә профилактик тикшерүләрнең барлык төрләре белән халыкның 70 проценттан артыгы колачланган. «Сәнәгать диспансерлавы» проектын гамәлгә ашыру башланды.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас