"Башкортстанда балалар кирәкле, сәламәт һәм бәхетле!" - Премьер төбәк гаилә сәясәтен гамәлгә ашырганда шундый төп принципны яңгыратты.
- Халыкны социаль яклау - безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Без республикада яшәүче һәр дүртенче кешегә дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Монда гади принцип буенча эш итәбез: "Һәркем турында кайгыртырга!". Махсус контрольдә - балалы гаиләләргә ярдәм итү. Узган елда 309 меңнән артык шундый гаилә 25 млрд сумнан артык пособие, компенсация һәм башка түләүләр алган, – диде Министрлар Кабинеты башлыгы.
Өченче яки аннан соңгы балаларга ай саен түләү рәвешендә адреслы ярдәмне былтыр балага 3 яшь тулганчы республиканың 26 меңнән артык гаиләсе алган. Финанслау күләменең артуы беренче чиратта федераль дәрәҗәдә «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасын төзү белән бәйле. Премьер сүзләренчә, биш еллык эшнең төп нәтиҗәсе күп балалылыкка трендны саклау һәм үстерү булды.
- Бүген республикада 59 меңнән артык күпбалалы гаилә бар. Бу - Идел буе округында беренче нәтиҗә һәм илдә 7нче урын. Өченче һәм аннан соңгы бала тудыручылар да арта. 2019 елдагы белән чагыштырганда, аларның саны 6 проценттан артыкка күбәйгән. Максатлы юнәлеш - күпбалалы гаиләләр санын 10% ка арттыру.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Мөһим карар булып республиканың югары уку йортлары каршындагы һәм шәхси колледжларда махсус операциядә катнашучыларның балаларын укыту бәясен компенсацияләүне кертү тора. Шулай итеп, 60 мең сумга кадәр акча (бу - бер уку елы өчен компенсация суммасы) гаиләдә кала.
Республика колледжларында түләүле көндезге формада белем алучы студентлары булган күпбалалы гаиләләр бу уку елында ук уку бәясеннән 50% компенсация рәвешендә ярдәм чарасыннан файдалана ала.
Фото: башинформ