+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 апрель , 18:55

Кемнәргә икеләтә түләү каралган?

Түләүнең күләме күпме?

Кемнәргә икеләтә түләү каралган?
Кемнәргә икеләтә түләү каралган?
Хөкүмәт ата-аналары махсус операция вакытында һәлак булган инвалид балаларга икеләтә пенсия түләү турындагы закон проектын хуплады.
Узган атнада Дәүләт думасы беренче укылышта ата-аналарын югалткан инвалид балалар туендыручысын югалту буенча икеләтә пенсия, шулай ук инвалидлык буенча социаль яки страховка пенсиясе алалачак дигән закон проектын кабул итте.

Башта документны карау инициаторы булып Советның беренче вице-спикеры, "Бердәм Русия" генеральный советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем тора.

Ул искәрткәнчә, закон буенча берьюлы берничә пенсия алу хокукына ташламалардан файдаланучы кайбер кешеләр генә ия: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасын кичергәннәр, космонавтлар, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары.

Шул рәвешле, яңа закон нигезендә бу исемлекне әти-әниләренең берсе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган инвалид балалар тулыландырачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: