+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 апрель , 14:34

1 июньдә яңа түләү гамәлгә керәчәкме?

2023 елда Русия Дәүләт думасы депутатларының Балаларны яклау көне хөрмәтенә өстәмә пособие кертү башлангычы караулары киң игълан ителгән иде.

1 июньдә яңа түләү гамәлгә керәчәкме?
1 июньдә яңа түләү гамәлгә керәчәкме?

Узган 2023 елдан башлап, 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, балаларга ел саен түләү турында ЛДПР партиясе башлангычы белән Дәүләт думасы тарафыннан закон проектын карау игълан ителде. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитет рәисе Ярослав Нилов бу хакта "Telegram-канал"да игълан итте һәм әзерләнгән федераль закон проектының фотосы басылып чыкты.

Түләү күләме яшәү минимумының 20 процентына тигез булырга мөмкин. Тиешле проект инициаторлары тарафыннан бу еллык түләүне алучылар итеп 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарын, опекуннарын һәм попечительләрен билгеләү тәкъдим ителде.

Әмма әлегә кадәр бу закон башлангычы гамәлгә ашырылганмы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат билгеле түгел. Шул ук вакытта узган елда илдә пособиеләр һәм түләүләр, шул исәптән балаларга да, исәпләү реформасы үткәрелде. Сүз законнарда каралган барлык пособиеләрне һәм түләүләрне 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособиегә берләштерү турында бара. Нәтиҗәдә, пособие алу һәм рәсмиләштерү механизмы «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән үзара эш итү аша гадиләштерелә.

Фото: "Баашинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: