+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 апрель , 20:16

Кемнәрнең пенсиясе 8 меңгә артачак?

Вәт, бу шәп яңалык!

Кемнәрнең пенсиясе 8 меңгә артачак?
Кемнәрнең пенсиясе 8 меңгә артачак?

Русия хакимияте пенсионерларның аерым категорияләренең финанс хәлен яхшыртырга ниятли. Агымдагы елның май аенда кайбер гражданнар дәүләт бюджетыннан айлык пенсия түләүләренең шактый артуына өмет итә алачак.

Доцент Андрей Гиринский белдерүе буенча, 80 яшькә җиткән өлкән яшьтәге кешеләр шактый өстәмә алачак. Бу яшь җиткәч, картлык буенча страховка пенсиясе кысаларында фиксацияләнгән түләү күләме ике тапкыр артачак – агымдагы 8 мең сумнан ай саен 16 мең сумга кадәр.

Ләкин, бу алдагы атналарда пенсиянең бердәнбер артуы түгел. 2024 елда инвалидлык алган беренче төркем инвалидлар да дәүләттән өстәмә акчага өмет итә ала. Моннан тыш, гражданнар авиациясенең элекке очу экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен махсус пенсия өстәмәләре күләме яңадан каралырга тиеш.

Шуны аңларга кирәк: пенсия түләүләренең гомум суммасы һәр пенсионер өчен индивидуаль. Ул күп факторларга бәйле, шул исәптән элекке хезмәт хакы күләменә, рәсми хезмәт стажының дәвамлылыгына, шулай ук хезмәт эшчәнлеге чорында Русиянең социаль фондына өстәмә страховка взнослары күләменә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: