+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 апрель , 18:50

Ярлылык дәрәҗәсе ике тапкыр кимергә тиеш

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге Хөкүмәт утырышында яшәү минимумыннан түбән керемле халык өлешен киметүнең төбәк программасын раслау турында фикер алыштылар.

Ярлылык дәрәҗәсе ике тапкыр кимергә тиеш
Ярлылык дәрәҗәсе ике тапкыр кимергә тиеш
Министрлар кабинеты башлыгы искә төшергәнчә, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау - дәүләтнең һәм республиканың глобаль бурычларының берсе.

- Бу мәсьәләне хәл итү өчен, башка шартлардан тыш, безгә 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә кирәк - 12,3 проценттан 6,2 процентка кадәр. Агымдагы елда максат күрсәткече 9,1% белән билгеләнгән, аңа ирешергә кирәк. Шул исәптән бу яшәү минимумыннан түбән керемле халык өлешен киметү төбәк программасы хисабына тәэмин ителә, – дип билгеләде Премьер-министр.

2036 елга кадәрге озайлы сроклы чорга Башкортстанның социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрларын исәпкә алып әзерләнгән «Ярлылык дәрәҗәсен киметү программасына үзгәрешләр кертү турында» карар проектын гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников тәкъдим итте.

- Узган ел йомгаклары буенча республикада югары җитештерүчән эш урыннарының үсеше 23 мең берәмлек, яки 2022 елдагыга карата 4,4% тәшкил итте. Республика абсолют әһәмияте буенча Идел буе федераль округында 3нче һәм Русиядә 15нче урында тора. "Башкортостанстат" мәгълүматлары буенча, бу елның гыйнварында бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 57 мең сумга җиткән һәм үткән елның гыйнварына караганда 14,8 %ка арткан, – диде Юрий Мельников.

Спикер шулай ук проект белән 2021 елдан туктатылган икътисадның бюджеттан тыш секторында югары җитештерүчән эш урыннары булдыруны яңарту күздә тотылуын билгеләп үтте.

Мәсьәләне тикшерүне йомгаклап, Андрей Назаров республика башкарма хакимият органнарына һәр тармакта хезмәт хакы дәрәҗәсен анализларга, уртача хезмәт хакы түбән булган оешмалар җитәкчеләре белән очрашулар үткәрергә һәм аның артуына комачаулаучы сәбәпләрне ачыкларга кушты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: