+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 апрель , 11:55

Дус та ул, ярдәмче дә

Уфаның вузара кампусында юл күрсәтүче эт хуҗалары очрашуы узды.

Дус та ул, ярдәмче дә
Дус та ул, ярдәмче дә
Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусында үткән “Законлы яшәү хокукы 2.0” "түгәрәк өстәл"ендә күрү буенча инвалидларны техник реабилитация чарасы буларак, озатып баручы этләр ярдәмендә социальләштерү һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара Халыкара озатып баручы этләр көненә багышланган Озатып баручы этләр хуҗаларының төбәкара фестивале кысаларында узды.

Махсус этләрнең хуҗалары, депутатлар, җәмәгатьчеләр һәм хакимият вәкилләре кем йорт хайваннарына хокуклы, ничек медицина-санитар экспертиза алырга, нинди шифаханәләрдә үз озатып баручы белән бергә сәламәтлекне ныгытырга, күрү сәләте буенча инвалидлар һәм аларның йорт хайваннары өчен нинди ярдәм чаралары гамәлдә булуын сөйләде. Башкортстанда барлыгы 31 кеше махсус этләр белән тәэмин ителгән — бу илдә иң эре берләшмәләрнең берсе. Сукырларга ярдәм итүчеләрнең иң популяр токымы — лабрадор һәм немец овчаркасы.

- 2024 ел Башкортстанда республика Башлыгы тарафыннан Мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. Министрлыкларга һәм ведомстволарга норматив-хокукый базаны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгыртуда дәүләт ролен өйрәнү йөкләмәсе бирелде. Төбәкнең сәламәтлек саклау системасы реабилитация ничек эшләвен анализларга тиеш. Бүген без төбәк законнарын һәм этләрне карау-тоту буенча ярдәм чараларын оптимальләштерү турында сөйләшәбез, – диде модератор, Иҗтимагый башлангычларга ярдәм итү рәисе Айсылу Гыйззәтуллина.

Фестивальгә Чиләбе, Орел, Свердловск, Саратов, Мәскәү өлкәләреннән һәм Татарстаннан кунаклар үзләренең махсус этләре белән килгән. Алар өчен беренче ярдәм күрсәтү һәм дүрт аяклы йорт хайваннарын карау буенча укыту секцияләре, этләрнең үз-үзләрен тотышын төзәтү буенча консультацияләр үткәрелде. Күрсәтелгән тифломаркерларга игътибар зур булды, алар тавыш коды ярдәмендә аптечкадагы даруларны тиз сайларга ярдәм итәләр.

- Мин һәм минем тугры ярдәмчем Байра Саратовтан килдек. Байруша белән бер ел яшәү вакытында без Русия буенча футбол матчларына күп тапкырлар чыктык. Мин үзем кул эшләре белән мавыгам һәм Байра миңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша: тәгәрәп киткән йомгакны таба, төшкән ыргакны китереп бирә. Фестивальнең башка катнашучыларыннан тәҗрибә туплау, яңа дуслар табу, Башкортстан мәдәнияте белән танышу өчен без Уфага искиткеч төбәкара фестивальгә килергә булдык, – дип тәэссоратлары белән уртаклаша фестивальдә катнашучы Мария Напалкова.

Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты вәкиле Илшат Фәттахов сөйләвенчә, елына бер этне тотуга 136 мең сум акча китә. Бу туклану, карау, талпан һәм бөҗәкләргә каршы вакцинация, гигиена белән бәйле процедуралар, шулай ук экипировка чыгымнары. Бу исемлеккә шулай ук ветеринарда дәвалану, дарулар һәм авырудан соң этне тергезү өчен махсус ризыклар да керә.

Дәүләт күзлегеннән караганда, сукырлар өчен озатып йөртүче эт — бу ярдәм чарасы, өйрәтелгән этне инвалидка бушлай бирәләр. Һәм хәтта аны тоту чыгымнарының бер өлешен компенсациялиләр.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: