Бу 750дән артык кешене торак яки аны сатып алу өчен түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.
Ел башыннан 68 кеше торак белән тәэмин ителгән. Башкортстанда барлыгы 7969 ятим бала торакка чират тора, шуларның 5079ы торак белән тәэмин итү хокукына ия (ягъни алар 18 яшькә җиткән). Быел республикада әлеге программаны финанслау ике тапкыр арткан.
2023 елдан ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар торак урынына торак сертификатлары белән расланган түләүләр алала. Былтыр бу мөмкинлектән 80 кеше файдаланган. Түләү күләме 3,2 млн сум тәшкил иткән, финанслау Башкортстан бюджеты акчалары исәбенә башкарылган.
Быел торак сертификатын Русиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырырга мөмкин. Түләүне финанслауны шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә дә башкарырга була.
Фото: башинформ