+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 Май , 15:03

МРОТ 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Кайчаннан?

МРОТ 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин
МРОТ 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Русиядә МРОТны 19,2 мең сумнан 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия»гә Дәүләт думасына тәкъдим итәргә әзерләнгән төзәтмәләргә, закон проектына сылтама белән хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта Русиядә минималь хезмәт хакы 19 242 сум тәшкил итә. Закон проекты авторлары сүзләренчә, яңа башлангыч күпсанлы санкцияләр һәм инфляция аркасында керемнәр кимегән чорда русиялеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. МРОТны 2025 елның 1 гыйнварыннан күтәрергә тәкъдим итәләр.

Документта авторлар яшәү минимумының түбән дәрәҗәсе ихтыяҗның кимүенә китерә һәм тулай эчке продуктның үсешен тоткарлый дип билгеләп үттеләр. Шулай ук халыкның керемнәрен нигезсез дифференциацияләүгә һәм икътисадның "күләгәдәге" сегментының шактый үсешенә ярдәм итә.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: