+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 Май , 21:21

Майда кемнәргә өстәмә түләү киләчәк?

Аларның күләме зурмы?

Майда кемнәргә өстәмә түләү киләчәк?
Майда кемнәргә өстәмә түләү киләчәк?

2024 елның маенда Русия пенсионерларының кайбер категорияләре өстәмә түләүләр алачак. Белгечләр белдерүенчә, Русиядә, шулай ук Латвиядә, Литвада һәм Эстониядә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары 10 мең сум акча алачак. Юбилей елларында сумма арттырылырга мөмкин, әмма 2024 ел андыйларга карамый.

Моннан тыш, төбәк хакимиятләре федераль түләүләргә тиң яки аннан да югарырак булган үз түләүләрен билгели ала. Бу түләүләр ветераннарга гына түгел, ә тыл эшчәннәре, концлагерь тоткыннары, сугыш балалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары кебек башка категорияләргә дә юнәлтелгән.

Калган пенсионерлар өчен дә традицион өстәмәләр каралган. Мәсәлән, 80 яшькә җиткән пенсионерлар пенсиянең икеләтә өлешен алачак.

Шулай ук төрле сәбәпләр аркасында пенсияне яңадан исәпләүне сораган кешеләр өчен дә өстәмәләр булырга мөмкин. Шулай ук 1 майдан сәнәгатьнең кайбер тармакларында билгеле бер хезмәт стажы булган пенсионерлар өчен пенсияләр артачак.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: