+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 Май , 17:02

Җәйге лагерь өчен пособие кемнәргә бирелә?

Аның күләме 35 мең сум тәшкил итә.

Җәйге лагерь өчен пособие кемнәргә бирелә?
Җәйге лагерь өчен пособие кемнәргә бирелә?
Балаларның җәйге сәламәтләндерү ялына бер тапкыр бирелә торган пособие безнең илдә 2009 елдан бирле гамәлдә (Хөкүмәтнең 2008 елның 29 декабрендәге 1051 санлы карары).

2018 елдан башлап, ул ел саен рәсми инфляция күләмендә индексацияләнә. Индексация 1 февральдән үткәрелә. 2024 елның 1 февраленнән балалар сәламәтләндерү ялына еллык түләү күләме 35 466,95 сум тәшкил итә, дип аныкладылар Социаль фондта.

Бу - баланы җәйге ял белән тәэмин итү өчен бердәнбер федераль пособие. Ләкин алучылар исемлеге чикләнгән.

Акча түбәндәге балаларга түләнә:
1) Чечняда хезмәт иткәндә һәлак булган һәм югалган хәрби хезмәткәрләр балаларына;
2) Чечняда хезмәт иткәндә инвалид булып калган хәрби хезмәткәрләр балаларына;
3) Чечняда хезмәт иткән контрактчылар, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ФСИН хезмәткәрләре балаларына.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: