+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 Май , 12:20

Быел 10 мең сумлык түләү булачакмы?

Исегездә булса, мондый түләүләр 2020 елда булган иде.

Быел 10 мең сумлык түләү булачакмы?
Быел 10 мең сумлык түләү булачакмы?
Халыкара балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә. 2020 елда бу көнгә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алганнар иде. Әмма аннан соңгы елларда мондый түләүләр үткәрелмәде. Быел да Интернет челтәрендә бу түләүнең гамәлгә керүе турында имеш-мимешләр чыкты. Тик алар дөрес булмады.

Шулай ук, былтыр Дәүләт думасына 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) өчен Халыкара балаларны яклау көненә ел саен 2,8 мең сум күләмендә түләү турында закон проекты кертелде. Финанслау федераль бюджеттан тәкъдим ителә. Закон проекты авторлары сүзләренчә, мондый чара ата-аналарга балалар белән төрле күңел ачу чараларына барырга мөмкинлек бирер иде.

Әмма Хөкүмәт бу башлангычны кире каккан. Министрлар кабинетында ассызыклауларынча, Русиядә хәзер башка ярдәм чарасы гамәлдә, ул балалы гаиләләргә бер тапкыр түгел, ә ай саен күрсәтелә. Аны мохтаҗ гаиләләр, шул исәптән күпбалалы һәм аз керемле, яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр алырга мөмкин.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: