-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 июнь , 10:25

Ике пенсия алачаклар

Бу закон кемнәргә кагылачак?

Ике пенсия алачаклар
Ике пенсия алачаклар
Русия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең, шул исәптән махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның, туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукын киңәйтүче законга кул куйды.

Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Документ нигезендә, хәрби хезмәткә чакыру буенча хезмәт иткән, шулай ук ирекле формированиеләрдә катнашкан, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары, алар кабат никахка кермәгән һәм пенсиягә хокуклы 23 яшькә кадәрге балаларны караган очракта, туендыручысын югалту буенча пенсия алачак. Элек тиешле пенсия сигез яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче гражданнарга түләнә иде.

Материалларда күрсәтелгәнчә, инде туендыручысын югалту буенча пенсия түләнгән һәлак булган хәрбиләрнең балалары хокуклары кысылмаячак һәм алар тиешле түләүләрне алуны дәвам итәчәк. Шулай итеп, гаиләгә бер үк вакытта ике пенсия түләнәчәк: үлгән кешенең баласына һәм хатынына.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: