+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 июнь , 14:55

“Сез — зур һәм сизгер йөрәкле кешеләр!”

 Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль өлкәсе белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре — Социаль хезмәткәр көне белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Сез — зур һәм сизгер йөрәкле кешеләр!”
“Сез — зур һәм сизгер йөрәкле кешеләр!”

—Сез барыгыз да зур һәм сизгер йөрәкле кешеләр, һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзерсез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, инвалидларга һәм үзенчәлекле балаларга ярдәм итү, өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерлелеге күп очракта республиканыж халыкны социаль яклау системасының 11 меңнән артык хезмәткәренең сизгерлегенә, шәфкатьлелегенә, җаваплылыгына һәм намуслы хезмәтенә бәйле, – диде Радий Хәбиров. — Соңгы елларда сезнең хезмәт күләме күп тапкырлар артты. Республикада 1 миллионнан артык кеше, шул исәптән балалары булган 309 меңнән артык гаилә социаль ярдәм чаралары ала. Социаль хезмәтләр 54 төр пособие һәм компенсация, шул исәптән балалы гаиләләргә 20 төргә якын түләүләр бирә.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, дәүләт социаль заказы механизмнарын сынап карау кысаларында Башкортостан сертификатларны гамәлгә ашыру буенча лидер булган, алар ярдәмендә 35 меңнән артык кеше өйдә хезмәтләр алган.

2023 елның сентябреннән беренче тапкыр федераль финанслау шартларында республика Русия Хезмәт министрлыгының озак вакытлы карау-тәрбия системасын булдыру буенча пилот проектына кергән. Социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары хәстәрлеге аркасында 800 кеше үз йортында яши, интернат учреждениеләренә күченми.

— «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында 60 урынга исәпләнгән Благовещен психоневрология интернатының яңа торак корпусы төзелде. Бу — соңгы 10 елда республиканың социаль өлкәсендә беренче масштаблы төзелеш. Быел 50 урынга исәпләнгән «Иминлек» республика геронтология үзәгенең өстәмә корпусын сафка кертергә планлаштырабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бездә реабилитация үзәкләре челтәре булдырылган, аларда ел саен 16 меңнән артык бала 600 белгечтән ярдәм ала. Быел инвалид балалар өчен «Салют» реабилитация һәм белем бирү үзәген һәм инвалидларның социаль һәм хезмәт интеграциясе мультиүзәген ачачакбыз.

Башкортстан Башлыгы әйтүенчә, республика беренче тапкыр хезмәт базарының федераль рейтингы лидеры булган беренче ун төбәккә кергән. Вакытлы чаралар ярдәмендә эшсезлекне соңгы 30 елда рекордлы түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкин булган. Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Күмертауда дүрт заманча кадрлар үзәге төзелгән. Ел ахырына кадәр республика мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү планлаштырыла.

– Барыгызга да игелекле һәм бик җаваплы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, — диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: