+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 июнь , 16:05

"Геройлар вакыты" җитте

Президент Владимир Путин Мәскәү янындагы Солнечногорск шәһәрендә «Сенеж» идарәсе остаханәсендә «Геройлар вакыты» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.

Бу программа Русия Президенты башлангычы белән "РАНХиГС"ның Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Программаның максаты - махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан киләчәктә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләячәк югары квалификацияле, компетентлы идарәчеләр әзерләү. 83 кеше инде беренче агымда белем ала.

Русия Президенты ассызыклаганча, безнең илдә һәрвакыт үзләрен кызганмыйча, Ватанга хезмәт итү, аны яклау һәм арттыру турында карар кабул иткән кешеләр булган.

Башкортстаннан 23 кеше «Геройлар вакыты» программасына керде һәм киләсе агымнарда укырга әзерләнә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: